Күмү эше белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр кайсы кешенең кайда күмелгәнен төгәл язып бармыйлар. Мәетләрне күмү эше белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр, еллар үтү белән оешма ябылырга да мөмкин. Шуны күздә тотып зиратларда күмү эше закон таләпләре нигезендә башкара башлаячаклар.
Menzela.ru сайтыннан мәетләрне күмү өчен рөхсәт язуы кирәк, хәбәр чыкканнан соң шәһәребезнең берничә кешесе редакция хезмәткәрләренә мәетне җирләү өчен әллә акча түләргә кирәк булачакмы? -дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Бу сорауга ачыклык кертү буенча Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйсуваров җавап бирде:
-Федераль закон буенча Минзәлә шәһәре зиратлары территориясендә җирләү Минзәлә шәһәр башкарма комитеты рөхсәте белән генә башкарылачак. Шәһәребез зиратларында тәртип булдыру өчен рөхсәт кәгазен алу кирәк. Бу федераль закон элек тә бар иде.
Шәһәребез , зиратларында мәетләрне күмү өчен рөхсәт кәгазен Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре, Ленин урамы 80 йорт адресы буенча гариза язып мөрәҗәгать нигезендә аның шәхесен таныклаучы документ, үлеме турында белешмә күрсәтеп алып була. Күмәргә рөхсәт кәгазен алу өчен акча түләргә кирәкми. Рөхсәт кәгазе зиратларда кайсы кешенең нинди урында күмелгәнен 20-40 елдан соң да белергә мөмкинлек бирә.
Нет комментариев