Китапханәче һәм фельдшер файдалы киңәшләр әйттеләр
Өлкән яшьтәге китап укучылар өчен Иске Иркәнәш авыл китапханәсендә «Сәламәт озын гомер өчен» дигән әңгәмә үткәрелде.
Чара китапханәче Ләйсәния Әхмәтҗанова чыгышы белән башланып китте, ул катнашучыларны сәламләде һәм очрашуның темасын билгеләде. Гомер озынлыгын арттыру гына түгел, ә аның сыйфатын — физик, менталь һәм социаль иминлекне саклап калуның мөһимлеге ассызыкланды.
Фельдшер Энҗе Файдрова көн режимын оештыру һәм яшь авыруларын профилактикалау буенча гамәли киңәшләр бирде. Ул туклануның нигез принциплары турында сөйләде, физик йөкләнешнең мөмкин булган төрләре һәм кирәклеге турында фикер алыштылар.
Деменция һәм депрессияне профилактикалау өчен баш миен күнектерү кирәклеге турында әйтелде.
Әңгәмә азагында китапханәче әзерләгән «Алтын еллар — золотые годы» мәгълүмати буклет-белешмәләре таратылды.
Нет комментариев