Иске Иркәнәштә уртак көч белән «Ташлык» чишмәсен төзекләндерделәр
Көн темасы

Иске Иркәнәштә уртак көч белән «Ташлык» чишмәсен төзекләндерделәр

Ике көн дәвамында үткән өмәдә авыл халкы актив катнашты.

Уртак көч белән чишмә территориясе чүп-чардан, былтыргыдан калган корыган үләннән арындырылды, чәчәкләр утыртылды. Ә иң мөһиме — инде туза башлаган конструкцияләр яңартылды, буяу эшләре башкарылды.

Бергәләшеп җиң сызганып эшләгәннән соң өмәдә катнашучышлар өчен ямьле табигать кочагында табын да әзерләнде.


Нет комментариев