Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары тәкермәнлеләр махсус хәрби операциядәгеләр өчен коры аш ясарга кереште

Шушы көннәрдә алар Минзәләдә коры аш ясау белән шөгыльләнүче «Вкус дома» волонтерларыннан мастер-класс алды.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Югарытәкермәнлеләр волонтерлар янына мастер-класс узарга буш кул белән генә килмәде, гадәттәгечә, күп итеп күчәтәнәчләр дә алып килде. 

Флюра Гәрәева, Югары Тәкермән мәктәбе директоры:

—Мәктәп коллективы һәм укучылар белән бергә махсус хәрби операциядәге егетләргә дип әзерләгән продукцияләрне волонтерларга илтеп тапшырдык. Анда үзебез ясаган коры ашлар, сохарилар, өй токмачы һәм озак яна торган шырпылар бар иде. Шырпыларны укучылар дәрестән тыш вакытта ясыйлар. Токмачны укытучылар өйдә әзерләп килделәр. Ә коры аш ясый башлауга авыл җирлеге башлыгы Алия Азгамовна Шәрипова инициативасы сәбәпче булды. Монын өчен без укытучылар һәм спонсорлар белән бергә яшелчә киптергеч һәм вакууматор сатып алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев