Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Юртауда үзара салым акчасына авылны төзекләндерәләр

Барлык чыгыш ясаулардан соң сораулар бирергә мөмкин булса да, авыл халкы зур проблемалар күтәрмәде.

Юртауда җыенны район башлыгы Айдар Салахов ачып җибәрде, ул районның узган елгы эшчәнлеген яктыртты, алда торган бурычларга тукталды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев республиканың социаль-экономик эшчәнлегенә анализ ясады. 


Җирлек башлыгы Ирек Кадыров узган ел башкарылган эшләр, агымдагы елга бурычлар белән таныштырды. Бу җирлектә барысы 396 кеше гомер итә, шуның 200гә якыны эш яшендәгеләр, калганнары 18 яшькәчә чаклы, студентлар һәм пенсинерлар тәшкил итә. 60 якын кеше районнан читтә хезмәт куя. Балалар бакчасына 16 бала йөри, Юртау башлангыч мәктәбеендә 13 бала белем ала. Җирлекнең барлык төр салымнары да арттырып үтәлгән.


Юртау поселогында 158 хуҗалык һәм 8 күп фатирлы йорт бар. Шәхси хуҗалыкларда барысы 23 баш мөгезле эре терлек, шуның 10 башы савым сыерлары, 300 дән артык баш кош-корт асрала. Җирлектә эшләп килүче «Кама беконы» ҖЧҖ һәм «Август-Мензелинск» ҖЧҖ пай җирләре өчен исәп-хисап ясаганнар. Инвесторлар өлкәннәр көне һәм инвалидлар декадасы уңаеннан азык-төлек пакетлары әзерләгәннәр. Җирлектә ике кибет һәм бер кафе эшли. 
Җирлек территориясендә юллар 3,3 километр, шуның соңгы елларда 2,7 километрына узара салым акчасына вак таш җәелгән һәм 200 метр озынлыкта яңа юл салынган. Юртау авылы халкы 5 елдан артык Минзәләнең су алгычыннан файдалана һәр фатирга һәм йортка су исәпләгечләре куелган. Су белән тәэмин итү объектлары рәсмиләштерелеп махсус оешмага беркетелгән. Ел дәвамында халыкны су белән тәэмин итүдә проблемалар булмаган. Җирлек территориясендә 16 гектарлы бер карьер бар, ул рәсмиләштерелгән Юртау авылында Солнечная урамында урнашкан 6 нчы номерлы йортны капиталь төзекләндерәсе, Лесная урамында 10 нчы номерлы йортның икенче этабын ремонтлыйсы бар.

Җирлектә узара салым акчасы 123 мең сум күләмендә җыелып, ул республика трансфертын да кушып 615 мең сум булган. 2025 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләргә куелган обелиск яңартылган. Махсус операциядә катнашучыларга төрле үләннәрдән чәйләр һәм өй токмачлары әзерләп җибәрелгән. 

Барлык чыгыш ясаулардан соң сораулар бирергә мөмкин булса да, авыл халкы зур проблемалар күтәрмәде. Димәк, биредә барлык туган сорауларны вакытында хәл итеп баралар. Җыен азагында авылда актив эшләрдә катнашкан, 50 ел бергә гомер иткән Татьяна Федоровна белән Николай Петрович Горбуновлар гаиләсенә район башлыгының Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев