Иң яхшы дуслар — китапларсыз каникуллар да күңелсез
Калморза авыл китапханәсенең яшь укучылары өчен «Китапның каникуллары юк» дигән акция узды.
Китапханәче Наргизә Әмирҗанова балаларга яңа китаплар турында сөйләде һәм җәй көне уку өчен заманча авторларның китаплары белән таныштырды.
Балалар яраткан мультсериаллар һәм мультфильмнар мотивлары буенча китапларны зур кызыксыну белән карадылар. Кычкырып хикәяләр укыдылар.
Китаплар белән танышканнан соң, балалар әдәби викторинада һәм конкурсларда катнаштылар.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев