Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Каз үстерүче Сафиуллиннар гаиләсе

«Авыл яши» проекты кысаларында «Каз үстерү серләре» исеме астында Наратлы-Кичү авыл китапхансендә Сафиуллиннар гаиләсе - Азат абый һәм Диләрә апа белән әңгәмә узды.

Авылда Сафиуллиннар гаиләсен тырыш, уңган, үрнәк гаилә буларак беләләр. Күп итеп мал асрау, төрле бәйрәм чараларына чәкчәк пешерү, каз үстерү кебек шөгыльләр бар кешенең кулыннан килми дисәк дөрес булыр. Ә менә Сафиуллиннар гаиләсе бергәләшеп бар эшне дә булдыра.

Китапханәдә узган очрашуда алар каз үстерү серләренә тукталдылар. Алар каз үстерү буенча булган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Каз үстерү гаилә бюджетын тулыландыру өчен дә зур мөмкинлек.

 Сафиуллиннар гаиләсе ел саен Минзәлә ярминкәләрендә үзләре үстергән казларны сату итә. Аларның матур хуҗалыклары да тырышлык нәтиҗәсе. Авылда шундый тырыш, уңган гаиләләр булганда авыл һичшиксез яши әле! 

Чыганак - Наратлы Кичү китапханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев