Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган бәйге лауреатларына 100 берәмлек “Шевроле Нива” автомобиле ачкычы тапшырды.
Шул 100 автомобильнең икесе районыбызның Яңа Маҗын һәм Урыс авыл җирлекләре башлыкларына бирелде. Иван Колбин һәм Фазыл Мәүлин Президент кулыннан машина ачкычы алдылар һәм бүген алар шул автомобильгә утырып туган ягыбызга кайтып җитәчәкләр. Бүләкләү тантанасы республика көне алдыннан Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда үтте.
Нет комментариев