Халыкны яңа эпидемиологик сезонга хәзерләү буенча санитар-эпидемиологик комисиянең видеоконференциясе булып узды. Бу эпидемиологик сезоннан нәрсә көтәргә кирәк?
Әлеге эпидемиологик сезон башка елларга караганда катлаулырак булырга охшаган. Чөнки Ковид-19 коронавирус инфекциясе әле бетеп җитмәде, яңа инфекция дә таралмас дип беркем дә анык кына җавап бирә алмый. Коронавирус бик күп нәрсәгә өйрәтте, халык маскалар, перчаткалар киеп, кулларын даими юып йөри башлады. Кулларны юып йөргәннән соң татартанлыларның эчәк инфекциясе авырулары бик нык кимегән. Бу хәлне катлауландырмас өчен халыкны гриппка каршы вакцинацияләү зарури. Бу мәсьәләне катлауландырмау өчен кечкенә балаларны, мәктәптә укучы балаларны, барлык укытучыларны, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрне, оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючы кешеләрне, һәм 60 яшьтән узганнарның барысын да гриппка каршы максималь вакцинацияләргә кирәк. Узган ел республикабызда 1 миллион 894 мең кешене гриппка каршы вакцинацияләгәннәр. 2018 елда барлык татарстанлыларның 45 проценты вакцинацияләнгән булган.
Видеоконференциядә район мәктәпләрендә укучы бала яңа коронавирус инфекциясе белән авырса, сыйныфтагы бөтен балаларны, ә инде укытучы бу чирне йоктырса, аның белән аралашкан барлык педагогларны өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр. Шуның өчен дә укытучы такта янында аңлатканда маска кимәскә дә мөмкин, ә инде укытучы бала янына килсә, парта арасында йөргәндә маска киеп йөрергә тиеш була. Мәктәптә укучы балалар социаль дистанция сакларга тиеш булалар, мәктәптә оештыру масса чаралары үткәрелмәячәк. Яңа уку елы гадәти реҗимда башланып китә. Татарстан Республикасы мәктәпләрендә һәм шул исәптән районыбыз мәктәпләрендә дә 2 сентябрь көнне сәламәтлек дәресе булачак. Укытучылар балаларга сәламәтлекне ничек сакларга, авырулардан, вируслардан ничек сакланырга кирәклеген, сәламәт яшәү рәвешен пропогандалуны аңлатачаклар.
Районыбыз мәктәпләренә 19 маршрут буенча 17 автобус балаларны мәктәпкә алып килә һәм алып кайта. Балаларны автобуска утыртыр алдыннан аларның температурасын үлчәү өчен контактсыз термометр булу зарури.
Нет комментариев