Киләчәгебез өчен тавыш бирдек
Көн темасы

Киләчәгебез өчен тавыш бирдек

Минзәлә халкы үз фикерләре белән уртаклашты.

Нурсибә Адиева (Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире):   

–Сайлауларда катнашмый калганым юк. Бүген дә мин сайлау участогына килеп, үземнең   гражданлык бурычымны үтәдем. Киләчәктә балалар, оныклар хөрмәткә лаек булып яшәсеннәр өчен тавышымны бирдем. Шәһәребез көннән-көн үзгәрә:балалар мәйданчыклары, ял итү урыннары, юллар , парклар төзекләндерелә. 

Илдус Гимаев (пенсионер) :

-Мин үзем сайлауда һәрвакыт катнашамын. Сайлауга барып киләчәк өчен  Дәүләт Думасына лаеклы кандидатка һәм партиягә тавышымны бирдем.  Яхшыга өметләнергә кирәк, шул ук вакытта тормышыбызда алга китәр. 


Нет комментариев