Комбайны бар, уңышы да булыр, алла бирсә
Көн темасы

Комбайны бар, уңышы да булыр, алла бирсә

“Калморза” хуҗалыгы районда гына түгел Татарстанда югары җитештерүчән техника куллану буенча үрнәк булып тора.

(Дилфас Галиев, Минзәлә-информ)

 Бүген район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков һәм идарә белгечләре, күрше- тирә Актаныш районының хуҗалык җитәкчеләре яңа комбайнның  басуда эшләгәнен карадылар.  Иске Матвеевка авылы янындагы басуда “Проминтел-Агро” ҖЧҖнең генераль директоры Харис Хуҗин яңа Лексион 7700 турында сөйләде. Бирегә килгән белгечләргә комбайнның рапс суктырганын күрсәтте. Бу комбайн механизатор өчен үзе уйлый, төрле функцияләре бар,-диде   “Восток” ның региональ менеджеры Иван Алексеев. Бу комбайнның ургычы 12 метрлы, рапсны да турыдан туры суктыра. 

Бу комбайнның җитештерүчәнлеге сәгатькә 70-72 тонна.  Элекккеге Лексион 670 комбайнына карата 20 процентка кадәр җитештерүчән эшли.   “Калморза” хуҗалыгының үсемлекчелек тармагының стратегик бурычы-төп культуралар җитештерүнең гектар көчен арттыру.    Бу хуҗалыкта техник культураларны да үстерүгә зур игътибар бирәләр. Шулай ук продукциянең сыйфатын һәм конкурентлыгын арттыру буенча да республикада иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булып санала. Гектардан уртача иң югары уңыш буенча эшләгән җитәкчегә бу комбайн бик кирәк. Хуҗалык идарәчесе Алмаз Шәрипов Татарстан Республикасында системалы эшләүче җитәкчеләрнең берсе. Шуңа да бу комбайнның эштә күрсәтү үрнәген биредәге хуҗалык басуында үткәрергә булдылар. Бу комбайн башта Краснодар краенда, аннары Саратов өлкәсендә, Башкортостан Республикасы хуҗалыгында эшләгән. Бу комбайн белән “Август” компаниясе җитәкчеләре дә кызыксына һәм алдагы көннәрдә шушы компаниягә караган хуҗалыкта да аның эшләгәнен күреп булачак. 

  Айдар Салахов:

- Күренеп тора әлеге тип комбайн нык камилләшкән. Бу комбайн иң зур егәрлекле, ышанычлы, эффектлы эшли торган авыл хуҗалыгы техникасы. Димәк, хуҗалыкларга гектар көчен арттыру өчен технологияне тагын да камилләштерергә кирәк. Күреп торасыз техника бар, уңышы да булыр, дип өметтә торабыз.   

Комбайнның басуда эшләвен һәм белгечләрнең фикер алышуын безнең Ютуб каналындагы һәм инстаграмдагы видеодан карагыз.  

 


Нет комментариев