Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Комиссия техниканы кышкы саклауга куюны тикшерде

70 мөмкинлектән 61 әр балл җыеп “Кама беконы” ҖЧҖ һәм “Заиковский” хуҗалыгы беренче урынны алды. Аннан өч баллга калышып “Калморза” хуҗалыгы икенче урынга лаек булды һәм 53 балл җыйган“ Август” компаниясенең Мензелинское ОСП хуҗалыгына өченче урын бирелде.

Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ” 
Яз, җәй, көз буе эшләгән техниканы юып-чистартып, майлап, төзәтеп ял иттерү дә зарури. 
Районыбыз хуҗалыклары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина трактор паркларының техникаларны ремонтлауга әзерлеген Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Рафаэль Фаттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең начальнигы Илфар Халиков, аның урынбасары Илгиз Ханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре: Равил Сәйфиев, Лилия Хасанова Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтү бүлегенең өлкән инспекторы Ринат Гыйльмановтан торган комиссия ашлык, азык җыю комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының торышы бәяләде. Шулай ук ремонт эшләрен башкаручы хезмәткәрләргә тудырылган эш шартларын, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча бәя бирделәр. Комиссия районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә йөреп чыкты, машина трактор паркларындагы эш белән танышты һәм техниканы кышкы саклауга куюның торышына да бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев