Көнбагышны өч хуҗалык үстерде
Көн темасы

Көнбагышны өч хуҗалык үстерде

«Калморза» хуҗалыгы һәм «Туган як» агрофирмасы көнбагыш суктыруны төгәлләп куйдылар

 Ә менә «Август-Мензелинск» ҖЧҖ көнбагыш суктыруга дүшәмбе көнне генә кереште. Алар 14 нче октябрь көнне 90 гектардан 126 тонна көнбагыш суктырып алдылар һәм гектар көче 14 центнер тәшкил итә. Биредә хуҗалык басуында 8 берәмлек комбайн көнбагыш суктыра. Тиздән Азнакай районында көнбагыш урагы тәмамлангач «Август-Агро» дан 13 берәмлек комбайн көнбагыш суктыруга киләчәк. «Август-Мензелинск» ҖЧҖдә 5205 гектарда көнбагыш үстерелде.


Нет комментариев