Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Контейнерлар бәрәңге сабаклары түгү өчен түгел

Кучканка яны менә шулай чүплек оясына әйләнә башлаган.. Шәхси секторда яшәүчеләрнең күпчелеге һаман тезгенгә керә алмый: көз җиттеме, юл кырыйлары, бигрәк тә контейнер мәйданчыклары бәрәңге, башка үсемлек калдыклары белән тулып чыга.

Шәхси секторда яшәүчеләрнең күпчелеге һаман тезгенгә керә алмый: көз җиттеме, юл кырыйлары, бигрәк тә контейнер мәйданчыклары бәрәңге, башка үсемлек калдыклары белән тулып чыга.

(Минзәлә, 10 сентябрь, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Кайчакларда бакчадан чыгарылган үсемлек калдыкларының күплегеннән контейнерларда каты көнкүреш калдыклары өчен урын калмый. Чүп өемнәре өелүенә юл куймас өчен –“Гринта” төбәк операторы еш кына бәрәңге сабакларын да төяп алып китәргә мәҗбүр була. Моның өчен чүп ташучыларга өстәмә рейслар ясарга туры килә, торак пунктларга хезмәт күрсәтү вакыты да озыная.

Бәрәңге сабаклары, бакча калдыклары белән нишләргә соң?

Светлана Ярлыченко,“Гринта” ҖЧҖ генераль директоры:

 –“Гринта” төбәк операторы фәкать каты көнкүреш калдыклары җыюны, транспортлауны, эшкәртүне, утильләштерүне, йогышсызландыруны һәм күмүне тәэмин итә. Ягъни халык тарафыннан түләнә торган регоператор хезмәтенә бәрәңге сабаклары, агач ботаклары һәм башка шундый калдыклар керми. Бакчадагы калдыкларны гадәти чүп-чар белән бергә ташлау тыела, чөнки ул каты коммуналь калдыкларга керми. Моның өчен иң яхшы вариант – үз участогыңда компост чокырын булдыру. Әгәр бу вариант кулай булмаса, чүп калдыклары ташучы компания белән аерым килешү төзергә мөмкин. Бакча калдыкларының санкцияләнмәгән чүплекләргә ташылу куркынычын булдырмау өчен әлеге компаниянең тиешле лицензиясе булуы мөһим.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев