“Кунак дворы” бульвары тагын да купшылана
Шәһәребезнең сәүдә рәтләре янындагы бульварын реконструкцияләү эшләре дәвам итә.
(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”). Бульварны реконструкцияләү үзара салым средстволарына башкарыла. Аны ике этапта – 2020-2021 елларда башкару планлаштырыла. Подрядчы оешма – “РегионстройҖЧҖ.
Быелгы этапта үзара салым средстволарына түбәндәге эшләрне башкарырга планлаштырылган иде: бульварның металл конструкцияләрен һәм коймаларны ремонтлау, буяу; навесының түбәсен алыштыру; яктырткычлар урнаштыру; сәүдә рәтләре яклап брусчаткаларны алыштыру, анда мрамор валчыклары җәю; терәк диварга, күперчекләргә ремонт ясау; эскәмияләр һәм чүп савытларын яңага алыштыру.
Бүгенге көнгә күп эшләр башкарылган инде: металл конструкцияләргә һәм коймаларга ремонт ясалган, аларны хәзер буяу эшләре бара. Бульвардагы навесның түбәсе алыштырыла, аның өчен такталар кайтарылган. Сәүдә рәтләре яклап брусчаткалар яңартылган, дивар яклап ике арага мрамор валчыклары җәелгән, терәк диварга ремонт ясалган, күперчекләргә дә ремонт бара. Эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырасы калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев