Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күпбалалы Нәҗмиевлар гаиләсе киләчәккә зур өметләр баглый

Шуңа күрә әлеге гаилә илнең киләчәгенә йогынты ясаячак сайлауларны да бик мөһим чара дип кабул итә.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Әлеге тырыш һәм үрнәк Илфир һәм Илүзә Нәҗмиевлар гаиләсендә өч бала: ике ул һәм бер кыз тәрбияләнә. Балалары да әти-әнисе үрнәгендә тырыш һәм актив булып үсәләр. Әлеге гаиләнең бер сайлауны да калдырганы юк. Чираттагы Президент сайлауларында да алар үз кандидатлары өчен тавыш бирергә педагогия көллияте бинасында урнашкан сайлау участогына барачак.

Илүзә Нәҗмиева:
—Сайлаулар — безнең гаилә өчен бик мөһим чара. Сайлауларны гаиләбез белән көтеп алабыз. Без үзебез теләгән җитәкчелекне сайлап, киләчәгебезне билгелибез бит. Киләчәккә зур хыяллар, өмет белән яшибез. Сайлауларның гадел һәм халык өчен файдалы булуын теләп тавыш бирәбез. Дөньяда тынычлык урнашып, балаларның бәхетле, матур тормышта яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев