Көзге чәчү дәвам итә
Көн темасы

Көзге чәчү дәвам итә

Район буенча 16635 гектарда көзге культуралар чәчәргә кирәк.

Барлыгы 5725 гектарда көзге культуралар чәчелде, шуның-5206 гектары-көзге бодай, калганы көзге арыш, бу планлаштырылган мәйданнарның 32,5 проценты дигән сүз.   Районыбыз хуҗалыкларында көзге культуралар чәчү өчен барысы 4493 тонна күләмендә орлык хәзерләнгән. Туфракны төп эшкәртү  15887 гектарда башкарылды, шуның 7 мең гектарга якыны  тирәнтен эшкәртелгән. Туфракны төп эшкәртү буенча “Заиковский”-2090 гектар(81,1 процент), “Калморза” хуҗалыгы-6030 гектар(72,1 процент), “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе 3103 гектар(66,7процент) алда баралар. Әлегә фермер хуҗалыклары бу эштә сүлпәнлек күрсәтәләр.


Нет комментариев