“Мензелинские зори” игенчеләре көзге чәчүне 77,4 процентка башкардылар һәм алдагы өч көндә көзге чәчү тәмамланачак.
Көзге культуралар өчен җир әзерләү дәвам итә, бу эш 9265 гектарда башкарылган, бу планда каралганның 68 проценты дигән сүз. Районыбыз кырларында көзге культураларны чәчү өчен һава шартлары һәм туфракның торышы яхшы. Район буенча 4117 гектар көзге бодай җир куенына иңдерелде.“Әнәк” агрофирмасы-472 гектар, “Органик групп” ҖЧҖ-525 гектар һәм “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре-3020 гектар көзге бодай чәчеп куйдылар. Район буенча көзге чәчүнең өчтән бере тәмамланды. Туңга сөрәсе 61970 гектар басуның 6626 гектары эшкәртелгән.
Нет комментариев