Мәгариф бүлегенең автобус паркы яңарды
Район мәктәпләренең автобуслар паркы елдан- ел яңара.
(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Районыбызга “Алабуга” икътисади зонасында җитештерелгән 3 берәмлек “Форд Транзит” автобуслары кайтты. Аның берсе- Калтак урта мәктәбенә, икенчесе-Урыс гомумбелем бирү мәктәбенә, өченчесе район мәгариф бүлегенә бирелде. Бу автобуслар балаларны исән-имин йөртүне тәэмин итүче таләпләрне искә алып эшләнгән. Әлеге автобуслар 21 балага исәпләнгән һәм аларны озата баручы бер кешене дә йөртәчәк.
Узган ел район мәктәпләрендә укучы балаларны 17 автобус 10 маршрут буенча 16 мәктәпкә йөртте. Быел бу автобуслар 300дән артык баланы иртән мәктәпләргә алып барачак һәм дәресләр тәмамлангач алып кайтачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев