Турнир Татарстанның 45 районыннан 9 яшьтән 84 яшькә кадәрге 180 катнашучыны җыйды.
Әлфия Гыйльманова һәм аның оныгы Милада «Хикмәт» — «Буыннар бәйләнеше» компьютер ярышлары буенча чемпионатта Минзәлә районы данын якладылар.
Ярышлар Казан шәһәрендә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта өч номинация буенча узды.
— Милада «Смартфонда эшләү. Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» номинациясендә 3 нче урынны алды. Бу номинациядә катнашучыларга «Макс» мессенджерында ничек эшләүләрен күрсәтергә кирәк иде, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Россия Пенсионерлар берлегенең Минзәлә районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Алсу Ганиева.
Нет комментариев