Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

«Минзәлә-информ» республикада лидерлыгын раслады

Журналистар Сабантуенда алдынгыларны хөрмәтләделәр

 

 

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

«ТАТМЕДИА» АҖ тарафыннан оештырылган массакүләм мәгълүмат чаралары өчен Сабантуйны быел Чирмешән кабул итте. Дус һәм тату рәвештә күп милләт вәкиле яши торган район әлеге чарага зурлап әзерләнгән иде.

Татарстанның төрле районнарыннан җыелган журналистларны, редакция хезмәткәрләрен сәламләп, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков:

— Әлеге Сабантуй спорт ярышлары, спартакиада гына түгел, ә үзара аралашу, фикерләшү мөмкинлеге дә, — дип билгеләп үтте.

Медиа сабантуйга Минзәләдән филиал җитәкчесе — баш редактор Илдус Шаһиев җитәкчелегендә редакция хезмәткәрләре Дилфас Галиев, Кадрия Мәрданова, Марсельеза Авзалова, Илшат Вагыйзов составында делегация барды. Елдагыча, филиал вәкилләре Сабантуйда оештырылган уеннарда, күңел ачуларда актив катнаштылар. Кадрия Мәрданова һәм Марсельеза Авзалова күпсанлы бүләкләр дә җиңделәр.

Сабантуй традицияләре буенча, алдынгыларны бүләкләү дә булды. Еллык хезмәт нәтиҗәләре буенча «Минзәлә-информ» «Цифрлы трансформация лидеры» номинациясендә җиңүче, дип танылды. Моның өчен филиалның SMM-белгече Дифиза Нуриева «ТАТМЕДИА» АҖ тарафыннан 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Ә сайт редакторы Илшат Вагыйзов «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев