Минзәлә мәктәп-интернатында  Җиңү көне уңаеннан митинг узды
Көн темасы

Минзәлә мәктәп-интернатында Җиңү көне уңаеннан митинг узды

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Минзәлә мәктәп-интернатында хәтер чаралары узды.

Мәктәп-интернат директоры Нурхади Гыйльфанов һәм попечительләр советы рәисе Гүзәлия Әхмәдиева тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр белән бергә Солдатлар паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә һәм Минзәлә районының Холлодный Ключ  авылындагы стелага чәчәкләр салдылар. 

Мәктәп-интернат территориясендә патриотик җырлар һәм биюләр белән тантаналы митинг узды. Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып, җиңү яулаган буынга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.


Нет комментариев