Минзәлә медицина училищесы студентлары керәшен культурасы белән таныштылар
Очрашу 30 апрельдә билгеләп үтелә торган Россиянең аз санлы төп халыклары көне алдыннан узды.
Мәдәни мирас йортында Минзәлә медицина көллияте студентлары өчен махсус чара үткәрелде.
Мәдәни мирас йорты мөдире, Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясенең Минзәлә районындагы вәкиллеге җитәкчесе Гөлназ Сизова Россиянең аз санлы төп халыклары көнен бәйрәм итүнең әһәмиятен ассызыклады һәм Минзәлә районында яшәүче төрле милләт вәкилләре, шул исәптән керәшеннәр хакында мәгълүмат белән уртаклашты.
Аннары сүз Кадрәк мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренә бирелде. Китапханәче Альбина Гарнышева студентларга керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, йолалары һәм яшәү рәвеше турында кызыклы лекция сөйләде.
Кадрәк мәдәният йорты директоры Фирдания Сафиуллина традицион милли уеннар уздырды һәм керәшеннәрнең милли киемнәре үрнәкләрен күрсәтте, аларның стиле һәм символикасы үзенчәлекләре белән таныштырды ассызыклады.
«Туганайлар» керәшен ансамбле солисты Фәрхәнур Чернышова керәшен халык җырларын башкарды.
Кичәнең иң кызыклы мизгелләренең берсе керәшеннәрнең традицион милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар булды. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә катнашучылар тәмле шишара һәм эремчек белән хуш исле варениклар әзерләргә өйрәнделәр.
Очрашу чәй табыны артында әңгәмә белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев