Минзәлә педагогия көллияте студентлары Тукай иҗаты һәм милли мирас белән таныштылар
Быел татар халкының бөек шагыйренең 140 еллыгы билгеләп үтелә.
Кадрәк мәдәният йорты hәм Җәмәк авылы клубы хезмәткәрләре, Минзәлә шәhәрендәге мәдәни мирас йортында «Туган телем — Тукай теле» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
Кичәдә педагогия көллияте укучылары катнашты. Фәрхенур Чернышова бишек җырлары, мөнәҗәтләр җырлады, бәетләр укыды. Гөлназ Хәсәнова онытылып баручы татар халык уеннары белән таныштырып, уеннар уйнатты.
Кичәне Фирдания Сафиуллина Тукай шигырьләрен укып, уеннар белән аралаштырып алып барды.
Мәдәни мирас йорты мөдире, Минзәлә районында Татарстан Халыклар ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе Гөлназ Сизова Минзәлә районында халыкларның дус-тату, үз телләренә, гореф-гадәтләренә тугры калып, аларны саклап, яклап, мәдәни мирасны яшь буынга житкерүдә күп көч куюларын ассызыклап китте.
Кичәнең икенче өлеше татар халкының милли ризыклары турында булды. Гөлназ Хәсәнова чәк-чәк турында, Фирдания Сафиуллина гөбәдия турында сөйләде hәм мастер-класс күрсәтте.
Чара бергәләшеп «Туган тел» җырын башкару белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев