Минзәлә районы башлыгы төзелеш барган объектларны карады
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы төзелеш барган объектларны карады

Беренче сентябрьгә ремонтланган, төзелгзн белем бирү учреждениеләре биналары куллануга тапшырылды.

Әмма контрольдә тотасы объектлары шактый әле.

Ятимнәр өчен күпфатирлы йорт

Барысы да мөһим, графиктан соңга калулар да бар: күп катлы йортларда капиталь ремонт, водозаборда яңа насос станциясе, ятимнәр өчен һәм күпкатлы йортлар, Карл Маркс урамы, РОВД һәм техникумның яңа бинасын газ белән җылыту казаннарын челтәргә тоташтыру. Күп катлы йортларда электр энергиясен үз белдекләре белән тоташтыручыларның булуы йорт фасады тышлауны суза. Кичекмәстән энергитиклар килешү төземәсәләр, гаражларына сузылган чыбыкларны өзеп алачаклар.

Электр чыбыклары төзелешкә комачаулый

Район башлыгы подрядчылар бедән эшне тизләтү, технологияләрне төгәл саклау буенча кырыс сөйләшү алып барды.


Нет комментариев