Минзәлә районы Бикбау авылы халкы пай җирләре өчен икмәк алды
Көн темасы

Минзәлә районы Бикбау авылы халкы пай җирләре өчен икмәк алды

Әлеге авыл кешеләренең пай җирләрен «Калморза» хуҗалыгы файдалана.

Әйтергә кирәк, «Калморза» хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып үз пайчыларына икмәк өләшә башлады. 

Бикбау авылы халкы пай җирләре өчен икмәк ала. 

Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мардамшина хәбәр иткәнчә, кичә, 3 август көнне, 1002 ц ның яртысын инде өләшкәннәр. Кичә ала алмаганнар өчен икмәк бүген тагын кайтачак. Пай җире өчен икмәк алырга теләмәгәннәр акчалата алырга мөмкин. 

Авыл үзәгенә кайткан бодайны авыл кешеләре үз техникасы белән хуҗалыкларына ташый 

«Калморза» хуҗалыгынна икмәк Камаз автомашиналары белән авыл үзәгенә алып кайтып бушатыла. Авыл халкы аны тиз арада капчыкларга тутырып, үлчәп үз хуҗалыкларына алып кайтып китә.

Икмәк алу ул эш кенә түгел, ә авылдашлар белән очрашу, хәл-әхвәл белешү урыны да.

Марсельеза Авзалова фотолары.


Нет комментариев