Минзәлә районы игенчеләре 123 мең тоннадан артык уңыш җыйдылар
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләре 123 мең тоннадан артык уңыш җыйдылар

Районда бөртекле культураларны җыю 80,9% ка төгәлләнде.

29 августка Минзәлә районы игенчеләренең эш күрсәткече 123280,3 тонна тәшкил итте. Районда гектардан уртача уңыш 44,9 центнер тәшкил итә. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүматка караганда, бөртекле культураларны җыюны 100% ка «Август» ҖЧҖ, «Туган як» ҖЧҖ, КФХ «Гафуров А.И.» төгәлләде. 96% күрсәткече белән «Әнәк» агрофирмасы, 93% күрсәткечләре белән «Заиковский» һәм «Калмурза» ҖЧҖ — финиш сызыгында.

Районда эре хуҗалыкларга һәм КФХ ларга 6470,4 гектарда урып-җыю эшләрен башкарасы калды.


Нет комментариев