Минзәлә районы игенчеләре 159 мең тонна ашлык җыеп алдылар
Тулаем ашлык җитештерү буенча районыбыз игенчеләре (159404 тонна) республикада бишенче урында баралар.
Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 42,7 центнер тәшкил итә. Ә республика буенча һәр гектардан уртача 37,6 центнер уңыш җыеп алына. Иң югары уңышны «Кама беконы» ҖЧҖ игенчеләре алды, аларда бөртеклеләрнең гектар төшеме 57,7 центнер тәшкил итте. Һәр гектардан уңыш алу буенча «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре дә сынатмый, аларда бу күрсәткеч 54,9 центнер.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы37374гектарда игеннәр суктырылган,бу планга карата 99,7 процент тәшкил итә. Тагын 100 гектар мәйданда карабодайны гына җыеп аласы бар. Иң күп тулай җыем «Мензелинские зори» агрофирмасының «Кадрәк» җитештерү комплексында, алар 33837 тонна ашлыкны җыеп алып ындыр табагына кайтардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев