Минзәлә районы комбайнчыларына премия тапшырылды
Көн темасы

Минзәлә районы комбайнчыларына премия тапшырылды

Минзәлә районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков «Мензелинские зори» комбайнчыларын зурлады.

Илһам Гиниятуллин, Инзиль Миннемухаметов, Илнур Кашбиев, Владислав Гарнышевка, район башлыгы Айдар Салахов боерыгы нигезендә булдырылган премияләрне тапшырды.

Бу хуҗалыкта сабан бодае әлегә шактый күп. Бүләк алып тәмле аш белән тамак ялгаганнан соң, алар башка хезмәттәшләре белән янәдән башлаган загоннарына кереп киттеләр. Биредә комбайнчыларны һәм шоферларны көненә ике тапкыр тәмле һәм туклыклы итеп ашаталар.


Нет комментариев