Җитәкчесе Камил Шәймәрданов әйтүенчә, 25 комбайн мең гектардан артык культураны ялап алгандай тиз тотканнар.
Исегезгә төшерәбез, үз якларында урак тәмамлангач, Ставропольдән тугыз комбайн бу хуҗалыкка акча эшләргә килде. Комбайннарга өч ел, ә жаткалары 7 метрлы гына. Механизаторлар оста эшли.
Актаныштан килүче комбайнчылар арасында Тегермәнче егете Салават Ярмиев та бар. Әйе, райондагы данлыклы Ярмиевлар нәселеннән. Ул үз комбайыннан 1800 тонна ашлык озаткан инде.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев