Минзәлә районында ашлама туплау узган елга карата акрынырак
2025 елда район хуҗалыклары барысы 18120 гектарда көзге культуралар чәчеп калдырдылар.
Көзге культураларга барысы 1138,7 тонна минераль ашлама кертелде, бу бер гектарга исәпләгәндә 35,25 килограмм тәэсир итү көчендә минераль ашлама кергән дигән сүз. Быел барысы көзге культураларга кертелгән ашлама күләмен дә исәпләп 73557 гектар чәчүлеккә тәэсир итү көчендә 3728,44 тонна минераль ашлама тупланган.
Бу һәр гектар чәчүлеккә 50,7 килограмм тәэсир итү көчендә минераль ашлама керәчәк дигән сүз. 2025 елда бу чорда һәр гектарга 55,2 килограмм түэсир итү көчендә минераль ашлама тупланган булган. Ә республика буенча бу күрсәткеч 44,3 килограмм. Һәр гектарга минераль ашлама туплау буенча Минзәлә районы республикада 17 нче урында.

Кайсы хуҗалыкның күпме ашламасы бар?
Беренче графа — хуҗалыклар исеме, икенче — шул хуҗалыкта булган сөрүлек җире(гектарларда), өченче — шул хуҗалыкның җирләренә (көзге культураларны да кертеп) кайтарылган минераль ашлама тәэсир итү көчендә бер гектарга туры килә торган(килограммнарда).
Мәгълүматлар 24 февральгә.
Кама беконы 14380 122,4
Август - Мензелинск 12842 99,3
Заиковский 3446 47,7
Калморза 9103 29,5
«Ильнур» КФХ 4078 16,6
Мензелинские зори а-ф 12787 10,8
"Әнәк"а-ф 4961 8,4
Туган як 1713 3,6
Рус 2019 0
КФХлар һәм ярд. хуҗ. 8228 0,7
Район буенча 73557 50,7
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев