Соңгы атнада бер баш шартлы терлеккә ике центнер терлек азыгы хәзерләнгән
Район күләмендә җәмәгать терлекләре өчен 2161 тонна печән әзерләнде, барлыгы 63308 тонна сенаж базларга салынды.
Сенаж салу планын «Ильнур» КФХсы – 138, «Калморза» хуҗалыгы 120 процентка үтәде. Иң күп сенажны «Кама беконы» ҖЧҖ салды, биредә 44248 тонна сенаж салынган. Бүгенге көндә район буенча бер баш шартлы терлеккә 12,3 центнер күләмендә азык хәзерләнгән.
Нет комментариев