Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне Мәчтүрә Усмановага 106 яшь тулды
Көн темасы

Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне Мәчтүрә Усмановага 106 яшь тулды

1 июльдә Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне Мәчтүрә Усманова үзенең 106 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Ул 1920 елның 1 июлендә Минзәлә районының Әтрәкле авылында дөньяга килгән. Яшьтән үк «Гигант» колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган. Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәт итеп, Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән.

Озак еллар намуслы хезмәте өчен Мәчтүрә Мирзаян кызы күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Шулай ук ул «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медаленә дә лаек. 
1985 елда гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күчеп килә. Бүгенге көндә дә шунда гомер кичерә.

Тормыш иптәше белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Мәчтүрә Мирзаян кызын зур һәм тату гаиләсенең кайгыртучанлыгын тоеп яши. Алар әбиләренә даими килеп, хәл белеп, кадер-хөрмәт күрсәтеп торалар.


Нет комментариев