Минзәлә районында «Илнур» хуҗалыгы люцерна чәчә башлады
Көн темасы

Минзәлә районында «Илнур» хуҗалыгы люцерна чәчә башлады

Авыл хуҗалыгы белән бик таныш булмаганнар өчен аңлатабыз.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)

Җәй уртасында күпъеллык үлән чәчү өчен технология ягыннан бик уңайлы вакыт. Туфрак чүпкә каршы берничә тапкыр эшкәртелгән, өстәвенә шәп итеп яңгырлар явып үтте.


«Илнур» хуҗалыгы механизаторлары йөз гектардан артык басуда алдагы еллар да терлек азыгы мул булсын люцерна чәчә башладылар. Бөтен нормалар дөрес үтәлсен өчен Минзәләнең авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе хезмәткәрләре чәчүне үз контрольләренә алдылар.


Нет комментариев