Язгы кыр эшләрендә «Туган як» агрофирмасы, «Август-Мензелинск» ҖЧҖ хуҗалыгы игенчеләре әйдәп баралар.
Аларда язгы чәчү планы 71,7-43,4 процентка үтәлгән. Районыбыз хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны өстәмә тукландыру, дым каплату төгәлләнде.
«Туган як» агрофирмасы 815 гектарда сабан бодае чәчәргә өлгерде. «Август-Мензелинск» ҖЧҖ хуҗалыгы да 2580 гектарда иртә сабан ашлык культурасы — сабан бодаен чәчәргә өлгерде. Кичә һәм бүген яуган явым-төшемнәр чәчкән культураларга файдага гына, яуган яңгыр җиргә сеңеп бара, орлыкларның да тишелеп чыгуын тизләтә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә районыбыз хуҗалыкларында барысы арпа-3123 гектар, сабан бодае-3795 гектар, борчак-340 гектар солы-130 гектар берьеллык үләннәр-692 гектар чәчелгән. «Мензелинские зори» агрофирмасы игенчеләре 612 гектарда шикәр чөгендере чәчтеләр. КФХлар арасында «Ильнур» һәм «Полянка» КФХсы механизаторлары алда баралар, «Ильнур» КФХсы 450 гектар арпа һәм «Полянка» КФХсы 170 гектар иртә сабан культуралары чәчтеләр.
Нет комментариев