Минзәлә районында «Кама беконы» базасында терлек азыгы җитештерү буенча Федераль кыр көне уза
Көн темасы

Минзәлә районында «Кама беконы» базасында терлек азыгы җитештерү буенча Федераль кыр көне уза

3–4 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районындагы «Кама беконы» ҖЧҖ базасында терлек азыгы җитештерү буенча Федераль кыр көне уза.

Чарада федераль дәрәҗәдәге экспертлар, республика һәм район җитәкчелеге вәкилләре, төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән аграрийлар катнаша.

Белгечләр бүген төрле континентларда терлекчелек тармагын үстерүне билгеләүче һәм климат шартларына карамастан нәтиҗәле эшләү тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Үзәк тема булып терлек азыгы җитештерүнең алдынгы технологияләренә практик күзәтү тора.

Чараның төп үзенчәлеге — кырны, техниканы һәм экспертлар тәҗрибәсен берләштергән формат.


Нет комментариев