Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында киләсе ел уңышы өчен ашлама туплау дәвам итә

Районыбыз хуҗалыклары алдагы ел уңышы өчен минераль ашламалар ташуны дәвам итәләр.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Район буенча бер гектар чәчүлек җирләренә 60 килограммнан артык тәэсир итү көчендә ашлама тупланган. Бу эштә “Мензелинские зори” агрофирмасының “Кадрәк” җитештерү комплексы сынатмый, биредә бер гектарга тәэсир итү көчендә 148,7 килограмм минераль ашлама тупланган. “Кама беконы” ҖЧҖдә-92,6 килограмм,”Август” компаниясенә караган “Мензелинское” ОСП хуҗалыгында-61,4 килограмм,”Заиковский”ҖЧҖдә-25,5 килограмм, “Калморза” хуҗалыгында 11,3 килограмм бер гектарга тәэсир итү көчендә минераль ашлама кайтарылган. “Рус” хуҗалыгында бу күрсәткеч 2,5 килограммнан артмый.  “Туган як” агрофирмасына бер килограмм минераль ашлама кайтарылмаган.  КФХлар арасында “Полянка” КФХсында бер гектарга тәэсир итү көчендә 11,5 килограмм минерал ашлама туры килә. Калган КФХларда бер кило да ашлама кайтарылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев