Минзәлә районында Миңнемухаметовлар гаиләсе урып-җыю эшләрендә алдынгы урында бара
Көн темасы

Минзәлә районында Миңнемухаметовлар гаиләсе урып-җыю эшләрендә алдынгы урында бара

«Мензелинские зори» хуҗалыгында Минзәлә районының тагын бер гаилә династиясе быелгы уракта эшли.

Әтиләре Марсель Миңнемухаметов, үз комбайны бункерыннан 2697 тонна ашлык бушатып, район комбайнчылары арасында беренче бара.

Уллары Разиф һәм Инзиль, шул ук хуҗалыкта эшләп 1300- 1200 тоннадан артык ашлык суктырып, игеннәрне тизрәк җыеп алу өчен армый- талмый эшлиләр!


Нет комментариев