Минзәлә районында җәйге чорда хуҗалыклар алдында торган төп бурычлар билгеләнде
Көн темасы

Минзәлә районында җәйге чорда хуҗалыклар алдында торган төп бурычлар билгеләнде

Минзәлә районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуларда бүгенге көндә алда торган бурычлар хакында сүз алып барды.

Яңгыр астында үткән очрашуларда, фронтта булган якташларыбыз гаиләләрен терлек азыгы белән тәэмин итү, М7 дә реконструкция тәмамлангач, юл тирәсендәге җирләрне әйләнешкә кертү, авыл җирлекләре тракторлары өчен ягулык бирүне җайга салу, башка эчке проблемалар хакында сүз барды.


Районда кабул ителгән «Программ 20» рамкаларында эшли башлаучыларга төрле яклап ярдәм итүгә аеруча басым ясалды.


Нет комментариев