Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында терлек асраучыларга ярдәм быел да күрсәтеләчәк

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә 2022 елның 1 гыйнварына 1433 баш савым сыеры һәм 400 баш кәҗә теркәлгән булган.

2022 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда  савым сыерлары тотучыларга һәм  кәҗәләр асраучыларга, әлеге малларны тотуга киткән өлешчә чыгымнарны каплау максатында 5 537,9 мең сум субсидия бирелгән.

1433 сыер хуҗасы-5 337,9 мең, кәҗә асраучы гаиләләр тулаем 200 мең сум ярдәм алган. Узган ел районыбызда миниферма төзү буенча бер кеше дә катнашмады, быел өч кеше мини ферма төзергә теләк белдергән. Миниферма төзергә җыенучыларга савым сыерлары санын 8гә җиткерүчеләргә - 600 мең сум, 5 баштан киметмәүчеләргә 300 мең сум субсидия биреләчәк. Быел да моңа акча каралган. Бу программалар быел да эшли, аннан файдаланырга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев