Минзәлә районында тулай җыем 155 мең тоннадан артып китте
25нче август көнне район басуларында 69комбайн эшләде, шуның 52 се хуҗалыкларныкы, калганнары фермерларныкы.
(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 31764 гектарда (бу барлык мәйданның 72,3 проценты) игеннәр суктырып алынган. Суктырып алынган бөртекнең гомуми күләме 155022,2 тонна тәшкил итә. Тулай җыем буенча “Калморза” хуҗалыгы алда бара- 33890 тонна. “Август” компаниясенә караган “Мензелинское” ОСП хуҗалыгы 32771 тонна, “Мензелинские зори” агрофирмасының “Кадрәк” җитештерү комплексы 31434 тонна ашлык суктырып алды. Урып-җыю буенча “Калморза” хуҗалыгы алдынгылыкны бирми, биредә игеннәрнең 98 проценты суктырып алынган. Район буенча бер гектардан уртача 48,9центнер уңыш чыга. Ә республика күләмендә һәр гектардан уртача 37,8центнер уңыш җыеп алына. Суктырылган мәйданнарда салам төргәкләү дәвам итә, барысы 9077 тонна салам төргәкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев