Минзәлә районы Кадрәк мәктәбенең юнармиячеләре Кадрәк авыл җирлеге, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, ветераннар советы белән берлектә тыл ветераннарын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.
Кадрәк авыл җирлегендә бүгенге көндә ике тыл ветераны гомер кичерә. Җәмәк авылында яшәүче Вәлиева Моссалия һәм Кадрәк авылында Волкова Анастасия.

Әлеге тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховның бүләкләре тапшырылды.
Тыл ветераннары сугыш еллары турында үзләренең хатирәләре белән уртаклашты. Алар үзләрен котларга килгән һәркемгә сәламәтлек һәм ил-җирләребезгә тынычлыклар теләп калды.
Чыганак – Кадрәк мәктәбе.

Нет комментариев