Минзәлә районында урак үз темпын алды
Көн темасы

Минзәлә районында урак үз темпын алды

Районның күпчелек эре хуҗалыклары уракка керештеләр.

24 июльгә булган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, мең гектардан артык мәйданда көзге бодай суктырылды инде. Тулаем җыем 5 мең центнердан артык.
Ашлык чыгымы да бик әйбәт. 

«Мензелинские зори» агрофирмасы басуларында 10 комбайн эшли. Иң күп мәйдан аларда суктырылган. 

Районда бөртеклеләрнең мәйданы 32181 гектар тәшкил итә.


Нет комментариев