Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында уракның 90 проценты тәмамланды

Минзәлә районы игенчеләре тулай җыемны186 мең тоннадан арттырдылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, урып-җыю башкарыласы мәйданның 90,8 процентында башкарылган. “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП, “Заиковский” , “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Кама беконы” ҖЧҖ”Калморза” хуҗалыгы, “Салихов” КФХсы, “Полянка” КФХсы “Дәүләтов” КФХсы бөртекле культуралар суктыруны төгәлләделәр. “Ильнур” КФХсы да урып-җыюны тәмамлау алдында. Бөртеклеләрнең һәр гектары 46,8 центнер уңыш бирде. Көзге культураларның гектар күәте 53,4 центнер тәшкил итте. Район буенча барлыгы 39869 гектарда игеннәр суктырылган. 5 нче сентябрьдә 600 гектар игеннәр җыеп алынган.Кичә районыбыз кырларында 47комбайн эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев