Минзәлә районында уракның өчтән бере төгәлләнде
Район буенча көзге бодайның — 73,1, арпаның — 23, борчакның — 25,7 проценты җыеп алынды.
Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 14764 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән көзге бодай — 10863, арпа — 2618, борчак — 483, солы 100 гектарда җыеп алынган.
Барлыгы 40647,5 тонна ашлык амбарларга кайтарылды.
Әлегә көзге бодайдан уртача — 28,1 центнер, арпадан 28,3 центнер, солыдан 18,3 центнер уңыш чыга. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 27,5центнер тәшкил итә.
Районда иң югары уңыш алу буенча «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы алда бара, алар 3729 гектар көзге бодайның һәр гектарыннан 31,3 центнер уңыш җыеп алалар.«Кама беконы» ҖЧҖ игенчеләре дә көзге бодайны суктыруны тәмамладылар. «Август-Мөслим» ҖЧҖнең Мензелинское ОСП игенчеләре бөртеклеләрнең 71процентын җыеп алдылар.
Кичә районыбыз басуларында 64 комбайн эшләде һәм 4271 тонна ашлык суктырып алдылар. 2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә, бу 2889 гектарда башкарылды. Туфрак эшкәртүдә 7 агрегат хезмәт куя. Көзге чәчү өчен 10 мең гектардан артык җир әзерләнде.
Безнең белешмә. Республика күләмендә 327300 гектарда игеннәр суктырып алынган. 940800 тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 28,8 центнер уңыш җыеп алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев