Минзәлә районында уртача бер гектардан 42,7 центнер уңыш чыга
Көн темасы

Минзәлә районында уртача бер гектардан 42,7 центнер уңыш чыга

Һава торышы тотрыксыз булуга карамастан районыбыз хуҗалыклары урып-җыю эшләрен туктатмый.

Бүгенге көндә район буенча барысы 2665 гектар көзге бодай суктырып алынган, шуның 942 гектары «Туган як» агрофирмасына туры килә. Әлеге агрофирмада көзге бодайның һәр гектары 45 центнер уңыш бирә.

Район буенча барлыгы 11387 тонна ашлык суктырып алынган. Район буенча һәр гектардан уртача уңыш — 42,7 центнер тәшкил итә.


Нет комментариев