Минзәлә районынында авыл җирлеге башлыгының бер көне
Көн темасы

Минзәлә районынында авыл җирлеге башлыгының бер көне

Авыл җирлеге башлыкларының һәр көне сәгатьләп түгел, минутлап бүленүен күпчелек очракта алар үзләре генә беләдер.

Төрле ситуцияләр була бит. 

Мәсәлән, Коноваловка җирлеге башлыгы Марат Галимҗанов Тупач авылының хөрмәтле кешеләрен юбилейлары белән котларга барыр алдыннан хезмәттәшләре — авыл җирлекләре башлыклары белән волонтерлык белән шөгыльләнделәр. Меңгә якын кеше яшәгән җирлектә көн саен хәл итәсе мәсьәләр туып кына тора. Яшьлек чорында һәм хәзер авыл тормышына үз өлешләрен керткән кешеләрне вакытында хөрмәтли белү авыл җирлеге башлыгы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше. 

Сания Ямалиева йорты

Сания апа Ямалиева, сугыш ветераны белән гомер иткән, колхоз, совхоз заманында гомерен эшләп уздырган. Ире Салихҗан ага белән (урыны җәннәттә булсын) менә дигән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер Сания апа аларның кадер-хөрмәтендә яши. Собханалла, бик җитез — юмор хисе дә бар, бүгенге тормыш мәшәкатьләре буенча да хәбәрдар.

Фәнил ага Тупач авылында мулла

Фәнил ага Сания ападан күпкә яшьрәк. Әмма бүген Тупач авылында бик мөһим роль уйный — мулла вазыйфаларын алып бара.

Юбилярларны котлап кайту күп вакытны алмады, билгеле. Әмма аралашып кайту, власть белән шушы территорияләрдә яшәүчеләр ешрак һәм җылы мөнәсәттә булуы бүгенге көндә бик кирәк!


Нет комментариев