Минзәлә шәһәре гимназиясендә мәктәп театрлары өчен республикакүләм семинар узды
Минзәлә гимназиясе бинасында, беренче тапкыр мәктәп театрлары коллективлары өчен, «Могҗизалар иле ул-театр» дигән республикакүләм семинар — практикум узды.
Бу семинарга республиканың 21 районыннан гаризалар кабул итеп алынган иде. Катнашырга Актаныш, Сарман, Арча, Бөгелмә, Менделеевск, Тукай, Саба, Зәй, Чаллы мәктәпләре коллективлары теләк белдерде. Мәртәбәле жюри әгъзалары эшләрне өйрәнеп, тикшереп чыккач, «иң яхшы эшләр» дип табылган 6 районның мәктәп коллективларына чакыру җибәрде. Семинарның икенче турында катнашу бәхете Актаныш кадет интернат мәктәбе, Менделевский районыннан Бизәкә, Сарман районыннан Зур Нөркәй мәктәбе, Саба районыннан ОНИКС сәләтле балалар үзәге, Яр Чаллы шәһәренең «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты» һәм Тукай районыннан Калмия мәктәбе коллективларына елмайды. Ләкин, билгеле сәбәпләр аркасында, икенче турга килүче командалар саны өчәү генә булды.

Семинарда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының профессиональ артистлары катнашты. Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Бәдретдинова, Эльвира Хәйретдинова «Калмия мәктәбе», Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Хамматуллина белән берлектә театрыбызның яшь артисты Алия Халикова «Зур Нөркәй мәктәбе», һәм яшь артистларыбыз Диләрә Зиннурова, Миләүшә Шәяхметовалар Яр Чаллы лицей-интернаты коллективлары белән остаханәләр үткәрделәр. Остазлар укучыларга сәхнәдә дөрес хәрәкәт итү, тавыш белән эшләү серләрен ачты һәм характерларны ничек тудыру серләре белән уртаклашты.

Семинар азагында һәр коллектив, остазлар белән өйрәнгән ысулларны кулланып, сәхнәләштерелгән өзекләрне күрсәттеләр. Гимназиядә эшләп килүче Рөстәм Муллин исемендәге "Сәяр"балалар театры һәм киностудиясе балалары (җитәкчеләре Миннемуллин Ленар Газинур улы) тарафыннан әзерләнгән өзек семинарга аеруча ямь өстәде. Семинарга килгән коллективлар кубок, истәлекле бүләк һәм җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр. Бу семинар-практикум укучыларга театр сәнгатенә карата мәхәббәт уятуда зур ярдәм итте һәм һәр катнашучыга ышыныч, илһам өстәде.
Гүзәлия Хамматова, гимназия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев