Минзәлә шәһәренең Садак бистәсендәге күпфункцияле спорт корылмасы төзелеше
Укучыларыбыз соравы буенча, МФЦС дип телгә кергән бинада төзелеш эшләренең барышы белән таныштыруны дәвам итәбез.
Алгы якта админстратив бүлмәләрне кирпеч белән бүлүне дәвам итәләр. 100 тоннадан артык авырлыгы булган конструкцияләр җыелып беткән.

Арткы якка панельләр урнаштырыла, икенче каттан төшү өчен баскыч һәм кую урыннары әзер.

Алар куелгач, объекттан тагын репортаж ясарбыз. Чөнки файдалы мәйданы 1500 квадрат метрдан бина эчендә нинди заллар булуын ачыклап бетерәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев