Минзәләдә бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар чәчү 92 процентка үтәлде
“Калморза” хуҗалыгының алыштыргысыз механизаторы Юрий Колпаков быел да 1245 гектар чәчү чәчеп хуҗалык буенча өченче урынны яулады.
Районыбыз хуҗалыклары 3306 гектар рапс чәчәргә тиеш булсалар, бу сан 2898 гектар тәшкил итә, бу планга карата 88 процент дигән сүз.
Силос өчен кукуруз 384, бөртек өчен кукуруз-100, көнбагыш-4565 гектар чәчелде, бәрәңге 80 гектар, төрле яшелчәләр-25 гектарда утыртылды. “Заиковский” хуҗалыгы мөгезле эре терлекләргә ашату өчен 100 гектар рапс чәчеп куйган. “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре шикәр чөгендере чәчү планын 94 процентка үтәгән.
Районыбыз хуҗалыкларында сабан бодае 1932 гектар, техник культуралар1520 гектар мәйданда тамырдан тукландырылды, авыруларга каршы7246 гектар, чүп үләннәренә каршы 3366 гектар чәчүлекләр эшкәртелде. Сидераль пар өчен 438 гектар гәрчич чәчелде. Бүген районыбыз кырларында 3 миллиметрга якын яңгыр яуды.
Илфар Халиков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
-Хәзер иң беренче чиратта көзге культураларны тәрбияләүгә игътибарны арттырырга кирәк. Туфрактагы булган дымны саклап калу өчен үсемлекләрне тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыкканнан соң тырмалау зарури. Әлеге ысул бик арзан, әмма нәтиҗәсе югары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев